news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Туберкулез куркыныч авыру булып кала бирә

^Туберкулез куркыныч авыру булып кала бирә

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). Бүген Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. Бу көн Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан очраклы гына сайланмаган. 1882 елның 24 мартында Роберт Кох фәнни берлеккә туберкулезны китереп чыгаручы – туберкулез таякчыклары ачылу турында хәбәр иткән.

Бу вакытта әлеге авыру Ауропа һәм Америкада киң таралган булган, планетада яшәүче һәр җиденче кешенең үлү сәбәбе булган. Туберкулезга каршы нәтиҗәле препаратлар ХХ гасырның 50нче елларында гына пәйда булган. Әмма аны һәркем дә сатып ала алмаган. Бүген туберкулез элеккечә куркыныч инфекция булып кала, әлегә кешелек тарафыннан тулысынча контрольдә тотылмый.

Россиянең Кулланучылар хокукларын яклауны күзәтү хезмәтенең ТР буенча Территориаль идарәсе мәгълүматлары буенча, Россиядә ел саен туберкулезның 100 меңгә якын яңа очрагы теркәлә. Татарстанда авыру тенденциясе, нигездә, РФдагы вәзгыятьне кабатлый. 2005 елда республикада туберкулезның 2118 яңа очрагы теркәлгән. Авыру күрсәткече 100 мең халыкка 55,6 тәшкил иткән (2004 елда – 55,4). 2005 елда җәзаларны үтәү учреждениеләрендә 170кә якын авыру ачыкланган. Хөкем ителүчеләр арасында авыру күрсәткече республика халкының авыру очрагы күрсәткеченнән 15тән артык тапкыр югары.

Туберкулездан үлү очраклары бөтен инфекцион авырулар арасында иң югары күрсәткечкә ия. Узган ел республикада туберкулездан үлү очраклары алдагы елга караганда 18,8 процентка кимүгә карамастан, ул югары булып кала. 2005 елда Татарстанда туберкулездан 427 кеше үлгән.

Бу көннәрдә республикада туберкулездан кисәтү максатыннан традицион “Ак ромашка” акциясе үткәрелә, анда халык арасында вакцинация, флюорографиягә уңай мөнәсәбәт, шулай ук сәламәт тормыш рәвешен пропагандалыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100