news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туберкулез белән чирләгән медицина университеты студентын дәваланырга үз иленә җибәрәләр

Россиядә инфекциядән дәвалану чит ил кешесе өчен аена 10–15 мең сумга төшкән булыр иде.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Валерия Белова). Казан Медицина университетында укучы студент егеттә туберкулез авыруы булуы ачыкланган.  Аны үз иленә – Конгога дәваланырга җибәрләр. Бу хакта “Татар-информ”га әлеге хәл белән таныш шәхси чыганак сөйләде.

Россиядәге законнар нигезендә, туберкулез авыруы белән интегүче чит ил кешеләрен бары тик акча түләп кенә дәвалыйлар. Дәвалану берничә ай дәвам итә, ә аның бәясе аена 10–15 мең сумны тәшкил итә.

“Россия Федерациясендә туберкулез авыруыннан дәвалану түләүсез, әмма ул безнең ил гражданнарына гына гарантияләнгән. Әлеге студентны дәвалау аена 10–15 мең сумга төшә. Андый пациентлар гадәттә дәваланырга үз иленә китә. Туберкулезны дәвалау иминият өлешенә керми”, - диде “Татар-информ”га Республика туберкулезга каршы диспансер баш табибы Алексей Алексеев. 

  • Моңа кадәр табиблар Казандагы югары уку йортларының берсендә укучы студентның үпкәсендә ябык формадагы туберкулез ачыклануын “Татар-информ” агентлыгына хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100