news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбәтәйле Тукай

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Ядкярләрдә Тукай рухы» әдәби конкурсында җиңү яулаган катнашучыларның эшләрен тәкъдим итә. Әдәби бәйге Татарстан Республикасы Милли музее һәм Габдулла Тукай әдәби музее тарафыннан оештырыла. Әлеге эшләр беренче тапкыр матбугатта тәкъдим ителә.

Түбәтәйле Тукай
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Түбәтәйле Тукай

Янә язлар җитте җиргә,

Янә яшәрде үлән,

Яздай яшьлек минутларын

Киләчәктәдер күрәм.

Тукай! Аянычлы язмыш,

Ләкин моң тулы йөрәк,

Иҗатның үрге ноктасы –

Татарларга УЛ кирәк!

Үз чорында ук билгеле

Яшь шагыйрь тыйнак булган.

Күпләп әсәр бастырса да,

Түбәтәе дә булмаган.

Фотога төшергә килгәч,

Нәшир Гыйльметдин Шәрәф

Оялчан шагыйрьгә сузган

Өр-яңа матур бер фәс.

Кулдан сырылган фәс кигән

Яшь, җитди, чибәр Тукай

Шул килеш халкы күңлендә

Хәтердә калыр бугай.

Иванов фотомастерскоенда

Басылган ошбу сурәт

Иң популяр фото булып

Китүе түгел гаҗәп.

Озын чәченнән оялып,

Тартынса да бер ара,

Түбәтәй кигәч тә, Тукай –

Күзгә күреп үзгәрә.

Милли кием кию белән

Әйтерсең бер моң иңә,

Җитди караш, милләт улын

Нык карарга китерә.

Бу милли башлыкны һичбер

Башыннан ул төшермәс.

Гореф-гадәтләрне һичбер

Хәтердән ул чыгармас.

Моң һәм зар тулы күңелле

Горур, данлыклы халкын

Һәрчак мактап, миллилеген

Бар дөньяга таратыр!

Патшаларны шулай элек

Таҗ кидереп, зурлаган

Халык үзе үк Тукаен

Түбәтәйле ясаган!

Кыска гомер, әмма эшләр

Бик күп алга эшләнгән,

Каләм тотып киләчәкне

Кайгыртканын белмәгән.

Күп кеше Тукай турында

Зур поэмалар язар,

Ел саен еллар үтәр дә,

Килер дә китәр язлар…

Кәлимуллина Әдибә Заһит кызы, 2023 ел.

news_right_1
news_right_2
news_bot