Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Түбәтәй-Tower» тирәсендә ел ахырына кадәр бизнес-үзәк һәм амфитеатр барлыкка киләчәк
Тәтеш районында «Түбәтәй-Tower» тирәсендәге мәйдан ел ахырына кадәр төзекләндерелеп бетәргә тиеш. Анда бизнес-үзәк һәм күңел ачу челтәре, чаралар өчен амфитеатр һәм башка объектлар төзү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде.
«Тәтеш районында тагын бер тарту ноктасы барлыкка киләчәк, ул туристлар агымын һәм сәяхәтчеләрнең анда булу вакытын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Анда бизнес-үзәк булдырыла, автокараваннар өчен мәйданчык, чаралар өчен амфитеатр һәм кече архитектура формалары төзеләчәк», - диде спикер.
Аның сүзләренә караганда, территорияне төзекләндерү быел ел ахырына кадәр тәмамланырга тиеш, ә манара киләсе ел уртасына төзелеп бетәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз