news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбәнкамалыларга быелгы Сабантуйның үзенчәлекләре турында сөйләделәр

Түбәнкамалыларга быелгы Сабантуйның үзенчәлекләре турында сөйләделәр
Фото: http://nkamsk-rt.ru

Түбән Камада 15 июньдә Сабантуй бәйрәме билгеләп үтелә. Аның ничек узачагы турында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Рамазанов «эшлекле дүшәмбе» барышында сөйләде. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Бәйрәм алдыннан, 13 июньдә, 18 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында Сабантуйга бүләкләр җыю буенча интерактив программа узачак. Бу бүләкләр соңыннан бәйрәм конкурсларында катнашучыларга бирелә.

Түбән Кама Сабантуе театральләштерелгән кереш өлештән башланыр дип көтелә. Шуннан соң чакырылган артистларның чыгышларын карарга мөмкин. Сабантуе бәйрәменең хедлайнерлары: Фирдүс Тямаев, Ришат Төхвәтуллин, Роберт Ямгуров, «CRYSTAL» шоу-балеты, «Чак-Чак БЭНД» төркеме.

Шулай ук төп мәйданда күпсанлы спорт төрләре һәм милли уеннар буенча ярышлар узачак, аларның иң зурысы — милли көрәш.

Ипподромда ат чабышы оештырыла. Күңел ачу программасында: ишәк һәм понида узышлар, шулай ук «Кыз куу» милли татар уены булачак.

«Бер генә бәйрәм дә балаларсыз узмый, шуңа күрә «Балалар майданы» программасында милли һәм спорт уеннары, балалар коллективлары чыгышы булачак», — дип билгеләп үтте Илдар Рамазанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100