news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбәнкамалылар «Уйна, гармун» фестивалендә чыгыш ясау мөмкинлеге өчен көрәшәчәк

Түбән Камада гармун, баян һәм курайда уйнаучылар арасында фестивальнең зона этабына әзерлек башланды. Теләге булган һәркем катнаша ала. Бәйрәм 24 августта 14:00 сәгатьтә «Гаилә» паркында уза. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Иң яхшы баянчылар яисә гармунчылар аннары Түбән Каманы «Уйна, гармун» республика фестивалендә тәкъдим итә, ул Татарстан Республикасы көнендә 30 августта Казанда Камал театрында узачак. Анда конкурска йомгак ясала. Фестиваль ике телдә үткәрелә.

«Гомумән бәйрәм атмосферасына чумарга мөмкин булачак, чөнки безнең күп кенә бабайларыбыз, әбиләребез бу уен коралларында уйный һәм тәҗрибәләрен балаларына, оныкларына тапшыра», — дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлназ Арсланова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100