Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Лисичанск халкы өчен 500дән артык китап җыйганнар
22-25 июль көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Бүләккә китап алабыз» дигән акция узды. Аны Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыгындагы Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләргә ярдәм итү өчен оештырганнар. Инициатор - Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы.
Дүрт көн дәвамында түбәнкамалылар төрле жанрдагы, балалар һәм өлкәннәр өчен китаплар алып килде. Җыелган әдәбият Лисичанск китапханәсе фондының бер өлеше булачак һәм шәһәрнең мәдәни инфраструктурасын торгызуда ярдәм итәчәк.
«Түбән Камада яшәүчеләр, иҗтимагый совет хезмәткәрләре һәм әгъзалары төрле юнәлештәге 500 данәдән артык китап җыйды. Алар шефлыктагы территорияләрдә яшәүчеләргә кызыклы булыр, дип уйлыйм», — диде Түбән Кама Иҗтимагый советы рәисе урынбасары Любовь Эргард.
Комплектланган китаплар волонтерларга тапшырылды һәм якын арада Луганск Халык Республикасына җибәреләчәк.
Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз