Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камадагы бер ишегалдында кошларга оялар куйганнар
Түбән Камада яшәүчеләр Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Эдуард Иванов җитәкчелегендә күпкатлы йортлар ишегалдында сыерчыклар оясы белән экозона булдырды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайты хәбәр итә.
«Шәһәр читендә күп кошлар яши. Һәр иртә, тәрәзәләрне ачып, кош җырын тыңлыйбыз. Без моны Пятницкий исемендәге хор, дип атыйбыз», – ди «Урман кварталы» торак милекчеләре.
Яңа территориядә кошлар өчен барлыгы 18 оя куйганнар.
«Агачның бөтенлеген бозмас өчен, кошлар оясын кадак кулланмыйча гына агач ботагына беркеттек. Эштә барысы да актив катнашты. Кайберәүләр сыерчык оялары ясады, икенчеләре аларны беркетеп куйды», - ди Эдуард Иванов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз