news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбәнкамалылар «Экология — һәркем эше» халыкара премиясе лауреатлары булды

Түбән Камада яшәүчеләр Росприроднадзорның «Экология — һәркемнең эше» халыкара премиясе җиңүчеләре һәм призерлары булды. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.

Арсений Заводчиков «Экопроект» номинациясендә икенче урынны алды. Ул «Скамейка-поезд» дип аталган үз эшләнмәсен тәкъдим итте — бу рельслар буенча хәрәкәт итә ала торган парк эскәмиясе.

Махсус бүләкләрне «Экомакраме» иҗади эше белән 8 яшьлек Карина Агашкина, «Червеферма» белән 7 яшьлек Марат Гасимов, «Торак йорт төзелеше системасында автоматлаштырылган чүп үткәргеч» инженер-техник проекты белән 18 яшьлек Яна Никитина, мәктәп экосукмагы проекты белән 17 яшьлек Дарья Почкалина, «Безнең диңгезне коткарабыз!» мультфильмы белән 13 яшьлек Рената Коровина алды.

Моннан тыш, 27нче микрорайондагы променадны яшелләндергән өчен «ТАИФ-НК» оешмасын һәм «Синичкин день» акциясе өчен 70нче балалар бакчасын махсус призлар белән бүләкләделәр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot