Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбәнкамалылар беренче инклюзив балга әзерләнә
Түбән Камада уникаль проект – «Рубаха» арт-кластерын гамәлгә ашыру буенча актив эш алып барыла. Аның төп максаты - иҗади кешеләргә, микробизнес вәкилләренә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә эшләү өчен мөмкинлекләр тудыру. Биредә түбәнкамалылар иҗатта, бизнеста һәм социаль проектлар үткәрүдә үз потенциалын тормышка ашыра ала.
«Рубаха»да 18 яшьтән өлкәнрәк «сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр»гә социаль ярдәм күрсәтү буенча тернәкләндерү чаралары уздырыла. Реабилитацияләүнең төп максаты - талантларны ачу, яңа эшчәнлек төрләренә тарту һәм социальләштерү. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Алсу Зәбирова үз чыгышында «Рубаха «Инклюзив бию мәктәбе» проектының 2019 елдан бирле эшләвен ассызыклады. Анда катнашучылар күп тапкырлар төрле конкурслар һәм фестивальләр призеры булды.
«Хәзерге вакытта «сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр» 2 декабрьдә Казанда узачак беренче инклюзив балга әзерләнә. Бал бер үк вакытта Россиянең 8 төбәгендә узачак һәм 1000нән артык биючене берләштерәчәк, – дип өстәде Алсу Зәбирова. - Моннан тыш, декабрьдә Казанда инвалид хатын-кызлар арасында «Татарстан энҗесе» республика матурлык һәм талант конкурсының 9 нчы финалы узачак. Түбән Каманы «Инклюзив бию мәктәбе» проектында катнашучы Эльвира Әскәрова тәкъдим итәчәк.
2022 елда «Рубаха», «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама җирле бүлеге һәм 23нче мәктәп белән берлектә «Тигез мөмкинлекләр фестивале»нең беренче инклюзив конкурсын оештырды. Гала-концерт 1 декабрьдә булачак һәм Инвалидлар декадасына старт бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз