news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама кешеләре 20 тонна гуманитар ярдәм һәм 2 миллион сумнан артык акча җыйган

Түбән Кама кешеләре 20 тонна гуманитар ярдәм һәм 2 миллион сумнан артык акча җыйган
Фото: НТР24

Түбән Камадан гуманитар йөкнең зур партиясен җибәрделәр. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин сөйләгәнчә, бу юлы йөк үзенчәлекле. Ул Украина Кораллы көчләре һөҗүменнән соң җимерелгән медицина ярдәме күрсәтү пунктын торгызу өчен билгеләнгән. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

«Хәрбиләр медицина ярдәменнән мәхрүм калды. Ярдәм җыюга күпләр кушылды һәм моны бик оператив эшләделәр. Уртак тырышлык белән 2 миллион сумнан артык акча җыя алдык! Бу эшкә кушылган һәркемгә рәхмәт белдерәм!» — дип язган Айдар Метшин.

Депутат шулай ук 20 тонна йөктә караватлар, урын-җир, носилкалар, төзелеш материаллары һәм медикаментлар туплануын билгеләп үтте.

«Болар барысы да 430нчы полк хәрбиләре ярдәм алган госпитальне тиз арада торгызу өчен кирәк. Бу полкта Түбән Камадан киткән 200дән артык егет хезмәт итә. Йөкне Донбасс волонтерлары һәм Түбән Кама районының «Хәрби туганлык» белән берлектә озаттык», — дип сөйләде Айдар Метшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100