Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбәнкамалы билбау көрәше буенча Бөтенроссия турнирының абсолют җиңүчесе булды
Чаллыда 1 октябрьдән 3 октябрьгә кадәр 2008-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.
Ярышларның абсолют җиңүчесе Түбән Кама спортчысы Әмир Хафизов дип танылды.
Турнир төбәктә спорт үсешенә зур өлеш керткән Татарстан Республикасының атказанган тренеры Лемас Заһретдинов истәлегенә багышлап үткәрелде.
Әмир Хафизов, 95 килограммнан артык авырлык категориясендә чыгыш ясап, югары дәрәҗәдә осталык күрсәтте һәм илдә үз яшь төркеменең иң көчле көрәшчесе статусын раслап, ышанычлы җиңү яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз