Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Тагилда йортның өлешчә җимерелүе сәбәпле, 7 кеше һәлак булган
Түбән Тагилда коткаручылар җимерелгән йорт хәрабәләре астында һәлак булган ир-ат мәетен чыгарган. Кызганычка, бу инде 7нче һәлак булучы, шуларның дүртесе - балалар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
Искәртик, кичә Түбән Тагилда Себер урамында биш катлы торак йортта газ шартлады. Нәтиҗәдә беренче һәм икенче подъездлар ишелде, 15 фатир җимерелде. Җимерекләр астыннан 15 кешене, шул исәптән 7 баланы коткарып кала алганнар. Эзләү-коткару эшләре дәвам итә.
Төбәк хакимияте зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен 240 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән. Һәлак булучыларның якыннары гаиләнең һәр әгъзасы өчен 1,5 миллион сум алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз