Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Тагилда VI «Дуслар» татар мәдәнияте фестивале узды
Түбән Тагилның Милли мәдәниятләр сараенда VI «Дуслар» татар мәдәнияте ачык фестиваль-конкурсы узган. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итте.
Бәйгедә Алапай муниципаль округы, Серов, Баранчинский, Краснотурьинск, Түбән Тагил, Кушва, Югары Тура һәм Карпинск шәһәрләреннән иҗат коллективлары катнашкан. Фестиваль барлыгы 114 катнашучыны җыйган.
Конкурсның төп бүләген – Гран-прины Югары Тура шәһәреннән «Раздолье» халык бию ансамбле яулаган.
Татарстан вәкиллегенең киңәшчесе Рифат Йосыпов котлау сүзе белән чыгыш ясаган һәм Гран-при ияләренә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге исеменнән махсус бүләк тапшырган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз