news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Тагилда коткаручылар җимерекләр астыннан хатын-кыз мәетен чыгарган

Түбән Тагилда коткаручылар биш катлы йорт җимерекләре астыннан хатын-кыз мәетен чыгарган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

«Эзләү-коткару эшләре дәвам итә», - дип искәрттеләр ведомствода. Җимерекләрне аралаган вакытта бер минут тын торалар: коткаручылар зыян күрүчеләрне ишетә алсын өчен, техника эшләүдән туктый.

Соңгы мәгълүматлардан күренгәнчә, Түбән Тагилда газ шартлау һәм биш катлы йортның ике подъезды җимерелү нәтиҗәсендә 12 кеше зыян күргән, шуларның алтысы – балалар.

Тикшерү комитеты кулланучыларның сәламәтлеге һәм тормыш иминлеге таләпләренә җавап бирми торган эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эше кузгаткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot