Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Тагилда «Дуслар» татар мәдәнияте фестивале узган
11 октябрьдә Түбән Тагилда бишенче тапкыр «Дуслар» татар мәдәнияте фестиваль-конкурсы узган. Чара Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге вәкиллеге ярдәмендә оештырылган. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.
Конкурста Түбән Тагил, Кировград, Югары Тура, Кушва, Алапаевск, Серов, Каменск-Уральский шәһәрләреннән артистлар чыгыш ясаган. Катнашучылар дәртле биюләр, моңлы җырлар тәкъдим иткән. Җиңүчеләргә дипломнар һәм беренче, икенче һәм өченче дәрәҗәдәге кубоклар тапшырылган.
ТР вәкиллеге консультанты Рифат Йосыпов жюри составында эшләгән, сәламләү сүзе белән чыгыш ясаган һәм конкурсны оештыручыларга Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллегенең мактау грамоталарын тапшырган. Жюри составында шулай ук танылган хореограф, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бөтенроссия дәрәҗәсендәге судья Лилия Алексеева, Березово шәһәр округының «Курай» ансамбле җитәкчесе Илнур Хәмидуллин булган.
«Дуслар» фестивале милли традицияләрнең байлыгын һәм катнашучыларның талантын күрсәтте. Бу чын татар мәдәнияте бәйрәме булды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз