news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Сосна авылында «Сосна чабатасы» фильмын тәкъдим иттеләр

Түбән Сосна авылында «Сосна чабатасы» фильмын тәкъдим иттеләр
Фото: Рәдиф Кашапов

Балтач районы Түбән Сосна авылы мәдәният йортында «Сосна чабатасы» фильмын авыл халкына күрсәткәннәр. Фильм чабата биюенә багышланган. «Сосна чабатасы» фильмы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы субсидиясе ярдәмендә төшерелгән. Режиссеры – Рәдиф Кашапов.

«70тән артык кеше җыелды, тарихи вакыйга дип исәпләделәр. Алсу Мәгъсүмҗанова үзе дә биеде, аннары, ике баянчы белән, кешене дә биетте-уйнатты», – диде «Татар-информ»га музыкант, журналист Рәдиф Кашапов.

«Чабата биюенең үзенчәлеге ритмында: дүрттән ике түгел, ә дүрттән өч. «Сосна чабатасы» фильмын төшергән төркем әлеге бию аеруча популяр булган авылларның берсе – Балтач районындагы Түбән Сосна авылына барды. Сүз уңаеннан, элек чабатаны ир-атлар гына биегән», – дигән иде оештыручылар.

  • Проектның иҗат төркеме: режиссер - Рәдиф Кашапов, куючы оператор һәм монтаж ясаучы — Илнар Фатихов, оператор — Ильяс Гафаров, тавыш режиссеры һәм музыкант — Тимур Милюков, музыкант — Айдар Әбдрәхимов, хореограф һәм перформер — Алсу Мәгъсүмҗанова.
news_right_1
news_right_2
news_bot