news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Сон авылы мәдәният йорты татар җыры фестивале өчен президент фонды грантын откан

Мамадыш районы Түбән Сон авылы мәдәният йорты «Сон җыры, яңгыра син» татар җыры фестивален уздыру өчен грант откан. Ул 29 июнь көнне авылның Сабантуй мәйданында үтәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Түбән Сон авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Фирүзә Хәмәдиева хәбәр итте.

Әлеге проект Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Фестивальнең үзенчәлеге шунда – чара беренче тапкыр массакүләм форматта уздырыла. Анда Мамадыш районы авылларыннан 20дән артык җыр коллективы катнашачак. Чараны 300ләп кеше тамаша кылыр дип көтелә.

Түбән Сонның үзендә дә авыл апа-ханымнарын берләштергән «Ядкарь» һәм «Зиләйлүк» балалар вокаль ансамбльләре эшләп килә. Алар районкүләм һәм республика бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

«Татар коллективларына милли мәдәниятебезне үстерергә ярдәм итәсе иде. Әлеге фестиваль аша халыкны татар музыкасына тагын да якынайтырбыз, халык иҗатының иң яхшы вокаль коллективларын һәм иҗади яктан сәләтле шәхесләрен ачыкларбыз дип ышанам. Чара кысаларында үсеп килүче буын да халкыбызның элекке, моңлы җырларын ишетә алачак», - ди Фирүзә Хәмәдиева.

Сәнгать җитәкчесе сүзләренчә, фестивальдә төрле күңелле уеннар, конкурслар да оештырылачак. Чарада катнашучылар, кунаклар өчен татар халкының милли аш-сулары - тәмле шулпа, коймак, самаварда кайнаган чәй тәкъдим ителә. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.

Ә инде грант акчасы әлеге фестивальне оештыру һәм уздыру, җыр коллективларына истәлекле бүләкләр алудан тыш, мәдәният йортына радиомикрофоннар алу һәм авылның җыр ансамбльләренә сәхнә костюмнары тектерүгә сарыф ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100