Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Осланда җирле хакимиятнең яңа бинасы ачылды
Югары Ослан районының Түбән Ослан авылында җирле хакимиятнең яңа бинасын ачу тантанасы булды. 96 кв. метр мәйданлы объект рекордлы срокларда — ярты елда «Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башкарма комитетлары (Советлары) биналарын төзү» республика программасы кысаларында төзелгән.
Чарада «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район җитәкчесе Евгений Варакин, җирлек башлыклары һәм авыл халкы катнашты. Тантаналы өлеш алдыннан кунаклар төзекләндерү нәтиҗәләре - яңа юллар, газлаштыру һәм су белән тәэмин итү проектлары белән танышты.
«Әлеге программа кысаларында без Татарстан буенча 96 административ бина төзедек, шуларның икесе — Югары Ослан районында. Киләсе елда Коргуза авылында тагын бер объект төзүне планлаштырабыз», - дип билгеләп үтте Әгъзам Гобәйдуллин.
Район башлыгы Евгений Варакин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, республика Хөкүмәтенә һәм шәхсән Әгъзам Гобәйдуллинга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, яңа бина административ үзәк кенә түгел, ә Түбән Осланның үсеш символы да булачак.
Материал Сергей Толмацкий катнашында әзерләнде.
Фото: ТР Югары Ослан районы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз