news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородтан Мангушевлар Камка авылындагы оешмаларга «Туган як» газетасын яздырган

Түбән Новгородтан Мангушевлар Камка авылындагы оешмаларга «Туган як» газетасын яздырган
Фото: "Туган як" газетасы, https://vk.com/tugan_yak1990

Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасы редакциясеннән Кыш бабай Камка авылына барып, Венера һәм Рифат Мангушевлар гаиләсен Рәхмәт хаты белән бүләкләде һәм эксклюзив календарьлар тапшырды. Бу хакта «Туган як» газетасының «Вконтакте» социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Бу гаилә ярдәме белән Яңа 2024 елда безнең «Туган як» газетасы Камка авылында булган барлык оешмаларга да киләчәк, моның өчен аларга зур рәхмәт белдерәбез! Венера һәм Рифат Мангушевлар гаиләсен Яңа ел белән чын күңелдән котлыйбыз! Ул һәр йортка Җиңү һәм бәхет алып килсен», диелгән хәбәрдә.

Әлеге гаиләнең Түбән Новгородта яшәүче уллары авылның 420 еллыгы уңаеннан кече ватаны өчен һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда күп эш башкарды, дип яза «Туган як» газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100