news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородтан Фаилә Аймалетдинова Бөтенроссия ярышларында алтын медаль яулаган

Түбән Новгород өлкәсеннән шорт-трек буенча Россия спорт мастеры Фаилә Аймалетдинова Бөтенроссия кышкы спартакиада ярышларында 500 метр дистанциядә алтын медаль яулаган. Ярыш 10 февраль көнне Чиләбе шәһәрендә узган. Бу хакта «Туган як» газетасы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Безнең яшь, әмма инде танылган һәм титуллы якташыбыз, шорт-трек буенча Россия спорт мастеры Фаилә Аймалетдинова яңа җиңүләр яулавын дәвам итә. «Туган як» газетасының барлык укучылары исеменнән Фаиләне чираттагы зур уңышы белән котлыйбыз һәм киләсе стартларда уңышлар телибез», — диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot