news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта яшәүче галимә Хөсәен Фәезхановның туган елын ачыклаган

Түбән Новгородта яшәүче галимә Хөсәен Фәезхановның туган елын ачыклаган
Ольга Сенюткина
Абдул Фархан

Түбән Новгород дәүләт лингвистика университеты профессоры Ольга Сенюткина моңарчы 1828 елгы булып исәпләнгән Хөсәен Фәезхановның 1823 елда туганын ачыклаган.

«Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте инициативасы белән мин Хөсәен Фәезхановның тормышын өйрәнә башладым. Фәезхановның туган елы моңарчы бәхәсле иде. Фәезхановның 1866 елда 38нче яшендә вафат булганын профессор Николай Веселовский теркәп куйган һәм үз хезмәтендә мәгърифәтче турында кыскача белешмә биргән. Бу мәгълүмат рус библиографик сүзлегенә кергән. Фәезхановны өйрәнә башлаган Казан галимнәре дә бу датага таянган», - диде Ольга Сенюткина Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында узган «Фәезханов укулары»нда.

Галим сүзләренчә, академик Миркасыйм Госманов Хөсәен Фәезхановка багышланган хезмәтендә мәгърифәтченең туган елын башта 1828 ел дип күрсәткән, ләкин соңрак моңа шикләнә башлаган, чөнки 1821 елда туган булуы турында чыганак тапкан. Миркасыйм Госманов бу датага да тулысынча ышанып бетмәгән.

«Мин булган документларны - ревизия кенәгәләрен тикшердем. 1834 елгы ревизия документында Хөсәен Фәезхановка 11 яшь, 1850 елгы халык санын алганда - 27 яшь, 1857 елгысында - 34 яшь дип теркәлгән. Ревизия кенәгәләренең берсе дә 1828 елны бирми. Гади арифметик исәпләү ясасак, без 1823 елга тукталабыз», - диде Ольга Сенюткина.

Сүз уңаеннан, Хөсәен Фәезхановның Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылы зиратындагы кабер ташында туган елы 1828 ел дип язылган. Татарча Википедиядә 1828 ел, ә рус телендәге вариантында 1823 ел күрсәтелгән.

 

Фото: © Абдул Фархан

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100