news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта Ярминкә мәчетен яңадан торгызачаклар

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсенә килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген ул Түбән Новгород Ярминкә мәчете төзеләчәк урын белән танышты.

Россиянең иң зур икътисади, административ һәм мультимәдәни үзәкләреннән берсе буларак Түбән Новгородның тышкы күренеше 1820 елдан 1920 елга кадәр бер гасыр дәвамында формалашкан. Нәкъ менә шушы вакытта Түбән Новгород Ярминкә мәчете эшләгән, ул Россия һәм чит ил мөселманнарының аралашу үзәге булган. 1917 елгы революциядән соң объект советлар тарафыннан җимерелгән. Хәзер төбәк Хөкүмәте һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте бинаның проектын әзерләргә кереште.

Түбән Новгородта борынгы Ярминкә мәчетен яңадан торгызу күздә тотыла. Дини объект Ока елгасы буенда калкып чыгачак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100