news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта Хөсәен Фәезхановның 200 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Хөсәен Фәезханов исемендәге Түбән Новгород Ислам институтында 22 декабрьдә «Тумышы белән татар: Хөсәен Фәезхановның тууына 200 ел» күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Көнчыгышны өйрәнүче күренекле теологның юбилей елын төгәлләүче чара булды. Аны Россия һәм Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте оештыра. Ачылу тантанасын Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары доктор Дамир Мөхетдинов үткәрде.

Анда мөселманнарның җирле дини оешма рәисләре һәм Түбән Новгород имамнары, төбәкнең традицион диннәр һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, галимнәр, рәссамнар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Дамир Мөхетдинов халыкка Россия мөселманнарының рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдиннең сәламен һәм котлавын җиткерде. Чара кунакларына Түбән Новгород мөхтәсибәте башлыгы Гаяз Закиров, Түбән Новгород хакимияте башлыгы урынбасары, Автозавод районы администрациясе башлыгы Александр Нагин һәм шәһәр думасы рәисе урынбасары Владимир Тарасов мөрәҗәгать итте.

Түбән Новгород Ислам институтындагы күргәзмәдә Ләйлә Хәсьянова һәм аның шәкертләре картиналары, Хөсәен Фәезханов тормышыннан Владимир Зенин иҗат иткән 43 иллюстрация, Винера Абдуллина скульптуралары һәм бюстлары, Кырым ханнары грамоталарының Хөсәен Фәезханов эшләгән факсимиль күчермәләре тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100