news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта узган гаилә бәйрәмендә гомрәгә юллама уйнатылган

Түбән Новгородта узган гаилә бәйрәмендә гомрәгә юллама уйнатылган
Фото: Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналы

Түбән Новгород шәһәрендә зур гаилә бәйрәме уздырылды. Бәйрәм чарасы дәвамында татарча һәм русча нәшидләр башкарылды, Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган һәм гаилә кыйммәтләрен чагылдырган шигырьләр укылды, үгет-нәсыйхәт сүзләре яңгыратылды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналы хәбәр итә.

Өлкә диния идарәсенең Голәмәләр шурасы рәисе, казый Мөнир Бәюсов катнашучы гаиләләргә Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин сәламен җиткерде.

Үз мәктәпләрендә «Минем гаиләм» ярышында җиңгән 6 гаилә арасында гомрәгә юллама уйнатылды. Юлламаны Дзержинск шәһәренең Җәмигъ мәчете мәхәлләсеннән Сәйфетдиновлар гаиләсе отты, гаилә Җәмигъ мәчетнең «Гарәфә» якшәмбе мәктәбеннән. Җиңүчеләргә бүләкне өлкә диния идарәсе рәисе, казый Гаяз Закиров һәм аның беренче урынбасары, Түбән Новгород ислам институты җитәкчесе Фәнис Сәлахетдинов тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100