news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородта туган якны өйрәнүче Алимҗан Орлов вафат булган

Түбән Новгород татар-мөселман җәмгыяте әгъзасы, танылган фәлсәфәче, туган якны һәм тарихны өйрәнүче Алимҗан Орлов вафат булган. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алимҗан Орлов Түбән Новгород татарлары тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертте. Аның Түбән Новгород татарларының килеп чыгышы һәм мәдәниятенә бәйле уйланулары укучылар һәм тикшеренүчеләр арасында һәрвакыт киң яңгыраш тапты. Галимнең туган як тарихын җентекләп өйрәнүе, кызыксынучан акылы һәм мишәрләрнең тарихи процессларына киң карашы үрнәк булып тора.

Мәскәү ислам институты һәм шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән Алимҗан Орловның туганнары һәм якыннарының, аның талантын һәм фәнгә керткән өлешен бәяләгән һәркемнең олы кайгысын уртаклашам», - диелә мөфти, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов имзалаган кайгынамәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot