news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородта «Традицияләр көче – халыклар бердәмлеге» милли ярышлар фестивале була

25 июльдә Түбән Новгородның 1 Май исемендәге паркында «Традицияләр көче – халыклар бердәмлеге» дип аталган милли ярышлар фестивале узачак. Бу хакта Түбән Новгород татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Фестиваль программасында бик күп кызыклы чаралар көтелә. Спорт сөючеләр классик һәм ирекле көрәш төрләрендә үткәреләчәк татар милли көрәше ярышын күзәтә алачак. Шулай ук программада гер күтәрү спорты ярышлары һәм башка төрле милли уеннар каралган. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге бәйгеләрдә балалар да, зурлар да катнаша алачак.

Чараның максаты — халык традицияләрен саклау, спортны пропагандалау һәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту.

Фестивальне Түбән Новгород шәһәре татарлары милли-мәдәни берләшмәсе һәм Түбән Новгород өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot