Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгородта Рәшит Ваһаповның тууына 115 ел тулуга багышланган фестиваль узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
27 ноябрьдә Түбән Новгородның «Буревестник» кинотеатрында Татарстан АССРның халык артисты, Түбән Новгород өлкәсеннән чыккан Рәшит Ваһаповның тууына 115 ел тулуга багышланган Төбәкара татар халык иҗаты фестиваль-концерты узды, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
«Беренче тапкыр татар концерты шәһәр үзәгеннән һәм Түбән Новгород татарлары өчен гадәти татар концерт мәйданчыкларыннан бик читтә үткәрелде. Атнаның эш көне һәм эш вакыты (дүшәмбе, 17.00) булу да күп санлы тамашачылар киләсенә өмет калдырмаган иде. Шуңа кармастан, зал тулы иде, буш урыннар калмады, хәтта өстәмә урындыклар куярга туры килде», диелә хәбәрдә.
«Рәхмәт сезгә, милләттәшләр! Сезнең активлык һәм проектларыбызда катнашуыгыз безнең өчен бик кадерле. Автономия советы исеменнән бу матур вакыйганы булдыру өчен тырышлык куйган һәм катнашы булган барлык кешеләргә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез», ди оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз