news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта татарлары көрәшне популярлаштыру хакында фикер алышты

21 февральдә Түбән Новгород өлкәсенең «Без бергә!» Татар иҗтимагый берләшмәләре конференциясе кысаларында Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән түгәрәк өстәл узды. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Анда «Түбән Новгород өлкәсендә Хәйдәр Бигичев елы» игълан ителү, 2024 елның 11 апрелендә Түбән Новгородның Яшь тамашачы театрында Ваһапов исемендәге фестивальнең юбилей концертын оештыру, Түбән Новгородта Татар мәдәнияте үзәге бинасын ремонтлау, билбау көрәшен популярлаштыруга бәйле һ.б. мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәл төбәкнең татар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре һәм активистлары, татар милли көрәше буенча төбәк спорт федерацияләре җитәкчеләре катнашында дусларча шартларда узды. Анда шулай ук Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Республикасының Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисади вәкиле, Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды директоры, Фәезханов исемендәге Түбән Новгород ислам институты ректоры һ.б. кунаклар катнашты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100