Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгородта татар яшьләре «НижгарФорум»га җыелды
11-12 апрельдә Түбән Новгородта «НижгарФорум» оештырылды. Чараны Түбән Новгород өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе оештырды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте.
Форумның беренче көнендә пленар утырыш узды. Утырышта Түбән Новгород өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясеннән Динара Хәлилова, Казаннан тарих фәннәре кандидаты Наилә Галиева чыгыш ясады. Түбән Новгород өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Тимур Шәрәфетдинов катнашучыларны сәламләде. Мәскәүдән Айрат Арифуллин «Түбән Новгород татарларының шәҗәрәсе» проектын тәкъдим итте.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов форумның проектларын тәкъдим итте һәм ясалма фәһемне татар проектларында куллануның гамәли ысулларын күрсәтте. Блогер Ләйлә Лерон социаль челтәрләрне дөрес алып бару серләре белән уртаклашты. «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Салават Кадыйров үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырды. Галимә Лилия Сафина рус һәм татар телләрендә басылган «Рождась заново» исемле шигырь китабын тәкъдим итте.
Форумның иң мөһим вакыйгасы Түбән Новгород татар яшьләре хәрәкәте оештырылу булды. Яшьләр хәрәкәте җитәкчесе итеп Тимур Абызов сайланды. Шулай ук яшьләр хәрәкәтенең актив составы, югары уку йортлары, төбәкләр һәм районнар буенча кураторлары билгеләнде. Райнур Хәсәнов форумда катнашучыларга рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды, актив эшчәнлекләре өчен рәхмәтен белдерде.

Икенче көнне экскурсия оештырылды. Катнашучылар киләчәктә Түбән Новгородта Татар мәдәният үзәге буларак ачылачак бинаны карады, Җәмигъ мәчетендә булдылар. Экскурсия барышында яшьләр данлыклы татар җырчысы, ТАССР халык артисты Рәшит Ваһаповка куелган мемориаль тактага чәчәкләр салдылар. Катнашучылар язучы Максим Горькийның балачак музее «Каширин йорты» белән дә танышты. Форум Текә тыкрык һәм Фёдоровский яр буенда йөрү белән тәмамланды.
Райнур Хәсәнов «НижгарФорум» Түбән Новгород татар яшьләрен берләштерүдә зур адым булуын, яшьләр хәрәкәте төбәктә татар мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен үстерүгә көчле этәргеч бирәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз