Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгородта татар халык иҗаты фестивале узачак
23 октябрьдә Түбән Новгородта татар халкының бай мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм сәнгатен чагылдырган зур масштаблы вакыйга – Татар халык иҗаты фестивале узачак. Бу хакта Түбән Новгород татарлары автономиясе хәбәр итте.
Программада:
- Гала-концерт — Түбән Новгород өлкәсенең вокаль һәм хореографик коллективлары һәм солистларының чыгышлары;
- Күргәзмә — милли аш-су һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарының кул эшләре белән танышу;
- Презентация — «Нижегородские татары» журналының Түбән Новгород өлкәсенең татарлар өчен әһәмиятле тарихи урыннарына багышланган махсус чыгарылышын тәкъдим итү;
- Кунаклар чыгышы — Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Марий Эл артистларының номерлары.
Бәйрәм «Түбән Новгород татарлары. Традицияләрне саклыйбыз» проекты кысаларында, Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерү өчен гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз