news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта татар оешмасына нигез салучыларны бүләкләделәр

Түбән Новгородта татар оешмасына нигез салучыларны бүләкләделәр
Фото: https://tatar-congress.org

Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасында Олег Хөсәеновның «Түбән Новгородта татар оешмасына нигез салучыларны бүләкләделәр» дигән язмасы Бөтендөнья татар конгрессы сайтында чыкты.

28-30 октябрьдә Түбән Новгородта «Россия мөселманнары мирасы: традицияләр, шәхесләр, концепцияләр» темасы буенча «Бигиев укулары»ның IX Бөтенроссия фәнни-белем бирү конференциясе булып узды.

Бу рухи чара Түбән Новгород өлкәсе «Маһинур» мәдрәсәсенең 30 еллыгына һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде.

Өлкә Диния нәзарәтенең 30 еллыгы һәм аның беренче рәисе Үмәр хәзрәт Идрисовның 70 яшьлеге хөрмәтенә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил Гайнетдинның хәер-фатихасы һәм ярдәме белән Түбән Новгородның «Тәүбә» мәчете каршында яңа гына ачылган рухи-агарту үзәгендә өлкә мөселманнары пленумы үтте һәм шушы бина Үмәр хәзрәтнең исемен йөртәчәк дигән элмә такта аның диварына бер-кетелде.

Икенче көнне, ягъни моннан 30 ел элек, нәкъ 1994 елның 29 октябрендә күренекле якташ меценатыбыз Рәшит Баязитов ярдәмендә төзелгән «Маһинур» мәдрәсәсен өлкә Җәмигъ мәчете каршында тантаналы рәвештә ачылган көнгә туры китереп, Түбән Новгородның Халыклар бердәмлеге йортында «Бигиев укулары»ның төп чарасы узды. Россия мөселманнары баш мөфтие шәех Равил Гайнетдинның конференция делегатларына юллаган мөрәҗәгатен аның беренче урынбасары, мөфти Дамир хәзрәт Мөхетдинов укып җиткерде.

Әлеге форсаттан файдаланып һәм быел өлкә татар автономиясе (РНКАТНО) 20 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан, шушы иҗтимагый оешманың башкарма директоры Тимур Шәрәфутдинов үзенең сәламләү чыгышыннан соң, РНКАТНОга нигез салучыларга тирән ихтирамын белдерде һәм Федераль татар автономиясе рәисе Илдар Гильметдиновның Рәхмәт хатлары белән бүләкләр тапшырды.

Беренче итеп, әлбәттә, шушы идеяне күтәреп чыккан һәм тормышка ашырган Дамир хәзрәтне бүләкләде һәм 1612 елда Түбән Новгородта халык ополчениесен җыеп, Мәскәүне Польша интервентларыннан азат иткән Минин белән Пожарский хөрмәтенә торгызылган һәйкәлнең миниатюр күчермәсен тапшырды (фотода).

Аннары Тимур Наил улы РНКАТНОның Мактаулы хатлары белән шушы оешманың беренче җитәкчесе, бүген өлкә Диния нәзарәте рәисе булган Гаяз хәзрәт Закиров, Тимур Фәхретдинов, Фәнис Сәлахетдинов һәм Валерий Камальдиновны бүләкләде. Шуннан соң делегатларга Хөсәен Фәезханов турында кино тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100