Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгородта Татар мәдәнияте үзәген ачарга ниятлиләр
Түбән Новгород өлкәсендә Татар мәдәнияте үзәген булдыру планлаштырыла. Бу хакта «Время Н» мәгълүмат агентлыгына Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Тимур Шәрәфетдинов хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, шәһәрләшү процесслары вазгыятьне җитди үзгәртте: кешеләр шәһәрләргә күчәләр, һәм мәдәниятне табигый тапшыру мохите акрынлап кими бара. Бу шартларда татар мәдәниятенең шәһәр үзәген төзү – мәдәни мирасны саклап калырга һәм киләсе буыннарга тапшырырга мөмкинлек бирә торган объектив ихтыяҗ. Үзәкнең концепциясе формалаштырылган, проект документациясе әзерләнгән, объект буларак Пешков урамы, 14 адресы буенча урнашкан 525 квадрат метр мәйданлы бина билгеләнгән, аны шәһәр администрациясе автономиягә билгесез вакытка түләүсез файдалануга тапшырган.
Үзәк Түбән Новгород татарлары тарихы буенча музей экспозициясе, концерт мәйданчыгы, телне һәм традицияләрне өйрәнү буенча белем бирү программалары, иҗат коллективлары өчен база, спорт юнәлеше («көрәш»не дә кертеп), күргәзмә һәм мультимедиа киңлекләре, китапханә, яшьләр өчен коворкинг, балалар һәм гаилә программалары, шулай ук гастрономия өлеше булган заманча шәһәр иҗтимагый киңлеге буларак күз алдына китерелә. Шул ук вакытта үзәк милләтенә һәм диненә карамастан, төбәкнең барлык халкы һәм кунаклары өчен ачык киңлек буларак төзелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз