Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгородта «Татар мәдәнияте көне» фестивале узачак
Түбән Новгород өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе барлык теләүчеләрне «Татар мәдәнияте көне» фестиваленә чакыра. Чара 23 майда 12:00 сәгатьтә узачак. Бу хакта Түбән Новгород татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
Очрашу Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында оештырылачак. Бәйрәм балалар, әти-әниләр, яшьләр һәм татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, сәнгате һәм кунакчыллыгы белән кызыксынучы һәркем өчен кызыклы булачак, диелә хәбәрдә.
Бәйрәм программасы:
- 12:00–12:15 — кунакларны каршы алу;
- 12:15–12:30 — чараны ачу тантанасы;
- 12:30–12:45 — «Татар халкының тарихы һәм мәдәнияте» темасына презентация;
- 12:45–13:00 — гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе;
- 13:00–13:15 — Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте һәм Сабантуй милли бәйрәме нигезендә әзерләнгән «Су анасы өчен Сабантуй» тамашасы;
- 13:15–13:30 — татар милли татлы ризыкларыннан авыз итү;
- 13:30–14:00 — татар биюләре буенча мастер-класс; махсус хәрби операциядә катнашучы геройларга язылган хатларны татар милли орнаментлары белән бизәү буенча мастер-класс.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз