news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородта Татар мәдәнияте бәйрәме булды

Түбән Новгородта Татар мәдәнияте бәйрәме булды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән катнашучылар һәм кунаклар җыелды. Чара коеп яуган яңгыр һәм катлаулы һава торышы шартларына карамастан гөрләп узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар, спортчылар, хакимият органнары вәкилләре, партнер оешмалар, волонтерлар, активистлар һәм тамашачылар катнашкан. Сәхнәдә татар эстрадасы артистлары чыгыш ясаган.

Милли көрәш ярышлары физкультура-сәламәтләндерү комплексына күчерелгән, әмма бүләкләү тантанасы планлаштырылганча паркта узган.

Оештыручылар чарада катнашкан һәм аны уздыруда ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot