news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородта сыйныфташларын пычак белән яралаган укучыны хөкем иткәннәр

Түбән Новгород мәктәбендә ике сыйныфташына пычак белән һөҗүм иткән яшүсмергә хөкем карары чыгарганнар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Җинаять эше материаллары буенча, инцидент 2025 елның 11 мартында булган. Сыйныфташларына карата күралмау аркасында укучы аларның муенына кадаган, әмма җинаятьче җитди зыян китерә алмаган, аны вакытында туктатканнар. Зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелгән.

Нәтиҗәдә яшүсмерне ике кешене үтерергә омтылуда гаепле дип тапканнар, суд карары белән аңа 4 ел тәрбия колониясе билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot