news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородта шимбә татар мәктәбендә шөгыльләнергә теләүчеләрне җыялар

Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе шимбә татар мәктәбендә шөгыльләнергә теләүчеләрне чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Дәресләр 2025 елның октябреннән һәр шимбә саен уздырыла башлаячак.

Дәресләр түбәндәге юнәлешләр буенча планлаштырыла:

  • балалар өчен татар теле;
  • өлкәннәр өчен татар теле;
  • балалар өчен этикет дәресләре (милли юнәлеш белән);
  • балалар өчен татар мәдәнияте (сәнгать, музыка, әдәбият, традицияләр, кулинария);
  • гаилә дәресләре: сөйләм татар теле дәресләре + актерлык осталыгы (балалар һәм ата-аналар бергә);
  • балалар өчен йорт хуҗалыгы дәресләре;
  • аралашу клубы.

Урыннар саны чикләнгән. Шимбә мәктәбенә язылу өчен һәм сораулар буенча 8 (902) 273-70-56 номерына мөрәҗәгать итәргә була. Язылу өчен исем, фамилия, ата исеме, контакт мәгълүматлар, яшь һәм теләгән уку юнәлеше турында хәбәр итәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot