news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородта Сабантуйдан соң татар кичәсе узачак

25 июльдә Түбән Новгородның 1 Май исемендәге паркында Сабантуй бәйрәме узганнан соң, бәйрәм кәефе Түбән Новгород үзәгенә күчәчәк. 21:00 сәгатьтә TATAR PARTY — заманча татар музыкасы, яраткан хитлар һәм милли колорит кичәсе узачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Программада заманча татар музыкасы һәм клуб авазы, конкурслар һәм яңа танышулар булачак. Чараны Руслан Әхмәров алып бара.

Оештыручылар кичәгә милли киемдә килүне яки үз образыңа татар элементларын өстәүне сорый. Милли киемнәр белән килүчеләр өчен бүләкләр әзерләячәкләр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot