Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгородта «Сабантуй-2024» Автозавод паркында була
27 июльдә Түбән Новгородта «Сабантуй-2024» бәйрәмен уздыруга әзерлек буенча оештыру комитетының эшче төркеме киңәшмәсе узды. Киңәшмә бәйрәм уздырылачак урында – шәһәрнең Автозавод паркында үткәрелгән. Бу хакта өлкә Татар автономиясенең «ВКонтакте»дагы төркемендә хәбәр итәләр
Очрашуда Түбән Новгород өлкәсе һәм Түбән Новгород татарларының төбәк һәм җирле милли-мәдәни автономияләре вәкилләре, Татарстан Республикасының Апас муниципаль районы администрациясе вәкилләре (Татарстан Хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы районны Сабантуйны оештыручыларның берсе итеп билгеләде), Түбән Новгород администрациясе һәм шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе вәкилләре катнашкан.
Чарага әзерлек буенча оештыру-техник мәсьәләләр турында фикер алышу булды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз