news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородта Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәлләренә чәчәкләр салынды

Түбән Новгородта Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәлләренә чәчәкләр салынды
Ралинә Сәлимова

Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары һәм редакторлары Түбән Новгород өлкәсенә эшлекле сәфәр вакытында Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәлләренә чәчәкләр салды.

Хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рафаэль Ильясов Кави Нәҗмигә дә һәйкәл куелачагын әйтте. 

«Бирегә Кави Нәҗмигә дә һәйкәл куярга ниятлибез. Без тарихыбызны саклап калырга телибез. Киләчәк буын бөек җырчылар, бөек шәхесләр турында белсен», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot