Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгородта мөселман мәдәнияте үзәге төзелә башлый
Түбән Новгород шәһәрендә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкчелегендә мөселман мәдәнияте үзәге төзеләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Агымдагы атнада Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров җитәкчелегендәге «Бердәмлек һәм берләшү» фонды җитәкчелеге мөселман мәдәнияте үзәген төзү эшләре башланган мәйданчыкны карап чыкты.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мөселман мәдәнияте үзәге төзелеше Түбән Новгород өлкәсе күпмилләтле халкының социаль һәм мәдәни берләшүенә ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз