news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта милләтара ифтар узды

Түбән Новгородның шәһәренең Хөсәен Фәезханов исемендәге ислам институты бинасында 26 март көнне II милләтара ифтар узды. Быелгысын өлкә Диния нәзарәте булышлыгында төбәк татарларының милли-мәдәни һәм Азәрбайҗан автономияләре, Дагыстан һәм Карачай-Черкас якташлыклары, таҗиклар оешмасы оештырды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Табынга утырганчы, чакырылган кунаклар түгәрәк өстәл янына җыелды. Милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре үз эшчәнлекләре белән таныштырды, ә дин әһелләре Рамазан аена багыш­ланган вәгазьләр, ифтарны үткәрү традицияләре турында сөйләде.

Мәҗлес «Крокус Сити Холл» концерт залындагы коточкыч терактның корбаннарын бер минут тынлык белән искә алу һәм аларның рухларына хәтем-дога кылу белән башланды.

Ифтарда өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, төбәк татар автономиясенең башкарма директоры Тимур Шәрәфетдинов, мөфти Равил Гайнетдинның Идел буе феде­раль округында вәкаләтле вәкиле Мөнир хәзрәт Бәюсов, Түбән Новгородның ислам институты ректоры Фәнис хәзрәт Сәлахетдинов, Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад вәкиле Айрат Усманов, Автозавод районы администрациясе башлыгы Александр Нагин, Түбән Новгородның эчке эшләр бүлеге идарәсе җитәкчесе Олег Соко­лов, «Россия халыклары Ассамблея­се» региональ бүлекчәсе, төбәктә яшәүче башка милләт автономияләренең вәкилләре, эшлекле партнерлар һәм активистлар катнашты.

«Барлык милләтләр һәм конфессияләр традицияләренә, мәдәниятенә үзара хөрмәт һәм сакчыл мөнәсәбәт – күпмилләтле Түбән Новгородның аерылгысыз өлеше», – дип билгели Тимур Шәрәфетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100