news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородта Мәүлидкә һәм Хөсәен Фәезхановның истәлегенә багышланган мәҗлес узды

Түбән Новгородта Мәүлидкә һәм Хөсәен Фәезхановның истәлегенә багышланган мәҗлес узды
Фото: Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте

Түбән Новгород өлкәсе ислам институтында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне билгеләп үтелә торган Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә һәм күренекле татар галиме, дин белгече һәм мәгърифәтче Хөсәен Фәезхановның истәлегенә багышланган мәҗлес узган. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итте.

Чара барышында катнашучылар Коръән Кәрим укыды, салаватлар әйтте һәм вәгазьләр тыңлады, диелә хәбәрдә.

Кунакларны Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, казый Гаяз хәзрәт Закиров сәламләгән. Ул үз чыгышында Хөсәен Фәезхановның мирасы хакыйкать эзләүчеләрнең юлын яктыртуын дәвам итә, дип ассызыклаган. Шулай ук Пәйгамбәребезгә карата тугрылык һәм ярату хисе – мөселман кешесенең йөрәген җылытучы иң якты нур, дип өстәгән Гаяз хәзрәт Закиров.

Аннары Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте казые, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Бәюсов Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә багышланган вәгазь укыган.

Сергач, Пилнә һәм Спас районнарының баш имамы Марат хәзрәт Сәлахетдинов Пәйгамбәргә салават әйткән.

Мәҗлес Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Фәнис хәзрәт Сәлахетдинов башкаруындагы Коръән аятьләре белән тәмамланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot