Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгород өлкәсендә Идел буе төбәк Сабан туе өчен мәйдан сайлыйлар
Түбән Новгород өлкәсендә киләсе елга узачак Идел буе төбәк Сабан туе мәйданын сайлыйлар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Ул Түбән Новгород өлкәсе татар автономияләренең һәм төбәктәге татар оешмаларының эшчәнлекләре белән танышты.
2023 елда Түбән Новгород шәһәрендә Идел буе төбәк Сабан туе узачак. Васил Шәйхразыев аны үткәрү һәм әзерлек мәсьәләләре хакында Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин белән фикер алышты.
Милли Шура рәисе милләттәшләребезгә очрашу хакында җиткерде. Хәзер милли бәйрәмебезне үткәрү өчен уңайлы мәйдан сайлыйлар. Васил Шәйхразыев шул уңайдан бүген берничә парк белән танышты. Сабан туен оештыру комитеты беренче утырышларын көз айларында башлап җибәрәчәк. Аның рәисе – Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, рәистәше – Васил Шәйхразыев.
30 июль – 2 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгы уңаеннан чаралар оештырыла. 2 августта VIII съезд узачак. Васил Шәйхразыев очрашуга килгән милләттәшләребезгә тарихи дата уңаеннан үткәрелүче чаралар һәм съезд турында сөйләде, диелә хәбәрдә.
Чарада шулай ук өлкә хөкүмәте вәкилләре, Кызыл Октябрь районы башлыгы Ринат Җәлалов, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, өлкәнең төрле районнарыннан килгән татар милли-мәдәни автономиясе Советы әгъзалары катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз