news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородта IV татар яшьләре форумы башланды

Түбән Новгородта IV татар яшьләре форумы башланды
Фото: Түбән Новгород татарлары автономиясе

Түбән Новгородта IV «НижгарФорум» татар яшьләре форумы башланып китте. Чара төрле төбәкләрдән килгән, әмма тамырлары һәм тарихы уртак булган яшьләрне берләштерә торган мәйданчык булып тора. Бу хакта Түбән Новгород татарлары автономиясе ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.

Шәһәргә бөтен Россиядән татар яшьләре җыелган. Катнашучыларны бай эчтәлекле программа, яңа танышулар, идеяләр һәм Түбән Новгород татарларының яшьләр хәрәкәтен башлап җибәрү эше көтә. Бүген төрле төбәкләрдән килгән кунаклар Түбән Новгородның истәлекле татар урыннары белән таныша.

Түбән Новгород бу көннәрдә бөтен илдән җыелган татар яшьләрен җәлеп итү ноктасы булачак, ди оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot