Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгородта Сабан туе узды
25 июль көнне Түбән Новгородта да Сабан туе узды. Ул Халыклар бердәмлеге елына багышланган иде һәм тарихи урынында – шәһәрнең 1 Май исемендәге паркында оештырылды. Милли бәйрәмнең төп оештыручылары – өлкә татарларының региональ һәм шәһәрнең җирле милли-мәдәни автономияләре, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Сабан туенда балалар өчен милли уеннар, конкурслар, мастер-класслар, спорт ярышлары оештырылды һәм алар барысында да бик теләп катнашты.
Өлкәнең Сергач, Спас, Пильнә, Кнәген, Володар, Воскресенск округлары катнашты. Алар милли аш-су күргәзмәләрен тәкъдим итте. Татарстанның Апас районы сабан туеның бизәге булды. Алар милли гореф-гадәтләрне, кул эшләрен, мәдәни мирасны күрсәтте, милли уеннар уйнатты, мәдәни программалары бай иде.
Күп милләтле күргәзмә зонасында өлкәнең бүтән милли оешмалары, шул исәптән чуаш милли-мәдәни автономиясе дә бар иде.
Төп сәхнәдә көне буе бай концерт программасы барды. Анда үзешчәннәр дә, профессиональ артистлар да катнашты.
Милли көрәштә яшүсмерләр дә, ир-егетләр дә бил алышты, ярышларны башлап җибәрү тантанасында хөрмәтле кунаклар делегациясе дә катнашып, көрәшчеләргә уңышлар теләде.
Барлык категорияләрдә җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Абсолют батыр исемен Владимир өлкәсеннән Кирилл Коломиец яулады, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз