Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгородта ботулизм йоктырган Кострома кешесе хастаханәдә вафат булган
21 яшьлек Кострома егете хастаханәдә ботулизмнан вафат булган. Авыруны ул Түбән Новгородта чакта йоктырган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Хакимият вәкилләре үлү очрагының медицина ярдәме алу өчен вакытында мөрәҗәгать итмәү белән бәйле булуын билгеләп үтте. Авыруның беренче билгеләре Түбән Новгородта чакта үк беленә башлаган, әмма егет Костромага кайткач кына ашыгыч ярдәм чакырткан.
«Табибларның тырышлыгына карамастан, пациентны коткарып калып булмады», – дип хәбәр итә табиблар. Алар медицина ярдәме алу өчен вакытында, авыруның беренче билгеләре беленә башлау белән мөрәҗәгать итүнең мөһимлеген ассызыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз