Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгородта бөек татар җырчысы Рәшит Ваһаповка һәйкәл урнаштырырга тәкъдим иттеләр
Түбән Новгород өлкәсенең Уразавыл авылында күренекле татар язучысы Кави Нәҗмигә һәйкәл ачу тантанасы кысаларында татар халкының тарихи-мәдәни мирасын саклап калуга юнәлтелгән тагын бер мөһим инициатива тәкъдим ителде. Бу хакта Түбән Новгород татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.
Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Фәттахов Түбән Новгородта легендар татар җырчысы, Түбән Новгород җирендә туып-үскән Рәшит Ваһаповка һәйкәл урнаштыру инициативасын тәкъдим итте.
Белдерү Уразавыл авылы Мәдәният йорты сәхнәсеннән Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, дәүләт хакимияте органнары, депутатлар корпусы һәм киң татар җәмәгатьчелеге катнашында яңгырады.
«Түбән Новгород өлкәсе җитәкчелегенә, барыннан да элек хөрмәтле Глеб Сергеевичка, татар халкының тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм үстерү, аның күренекле улларының истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләренә карата җитди һәм җаваплы мөнәсәбәте өчен зур рәхмәт белдерәм. Түбән Новгород үзәгендә яраткан татар җырчыбыз, якташыбыз Рәшит Ваһаповка мемориаль такта бар. Хәзерге вакытта Түбән Новгородта Рәшит Ваһаповка һәйкәл урнаштыру тәкъдиме карала. Җәмәгатьчелек инициативаны хуплар, дип ышанам», – диде Рифат Фәттахов.
Рәшит Ваһапов (1908–1962) — татар музыка сәнгатенең күренекле вәкиле, ТАССРның халык артисты, Түбән Новгород җирендә туган бөек җырчы, аның иҗади мирасы татар халкының милли байлыгына әверелде.
Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе инициативаны хуплады һәм аны тормышка ашыруда ярдәм итәргә әзерлеген белдерде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз