news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта 10 меңнән артык кеше Сабантуй бәйрәмен билгеләп үтте

Түбән Новгородта 10 меңнән артык кеше Сабантуй бәйрәмен билгеләп үтте
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Түбән Новгород өлкәсенең Автозавод районы Үзәк мәдәният һәм ял паркында Сабантуй бәйрәменә багышланган чара узды. Анда 10 меңнән артык кеше катнашты. Чараны быел үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үткән Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарлар – Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче төп халыкларның берсе. Төбәктә 34тән артык татар торак пункты бар. Шуңа күрә Түбән Новгород кебек шәһәрдә татар мәдәниятен сакларга ярдәм итүләренә рәхмәттән башка сүзебез юк», - дип искәртте Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Тимур Шәрәфетдинов.

Бәйрәмдә губернатор урынбасары Андрей Гнеушев автономия җитәкчелегенә истәлекле бүләк тапшырды, өлкә Хөкүмәте һәм Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек урнашуын билгеләп үтте.

«Бәйрәм югары дәрәҗәдә узды. Ул шул исәптән Түбән Новгород өлкәсендәге безнең милли-мәдәни автономиянең 20 еллыгына да багышланды. Безне шәһәр хакимияте, Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми рәвештә тәбрик итте. Концерт программасы бик бай, танылган татар җырчысы Салават Фәтхетдинов та килгән иде. Бәйрәмгә башка төбәкләрдән дә бик күп кунаклар җыелды», - диде Тимур Шәрәфетдинов.

Сабантуй программасы массакүләм күңел ачу, бәйрәм концертын, шулай ук милли көрәш, йөгерү, авырлык күтәрү, аркан тартышу (һ.б.) кебек спорт ярышларын һәм күңел ачу уеннарын үз эченә алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100