Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгородның Ырга авылында балалар өчен татар теле дәресләре оештырылган
Түбән Новгород өлкәсенең Княгинино районы Ырга авылы мәдәният йортында татар теле дәресләре оештырылган. Бу эшкә авыл мәдәният йорты мөдире Илсөяр Бәдретдинова алынган. Бу хакта Түбән Новгород татарлары автономиясе хәбәр итә.
Илсөяр ханым – һөнәре буенча педагог, биология һәм химия укытучысы. Элек ул Ырга татар мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем биргән. Татар җырларын өйрәткән вакытта балаларның туган телләрен начар белүен, сүзләрне дөрес әйтмәвен күреп, ул алар белән өстәмә шөгыльләнергә карар кылган.
«Балалар бик күп килде. Бу мине бик шаккаттырды һәм сөендерде. Аларның күбесе – җәйге каникулга Мәскәүдән һәм Түбән Новгородтан кайткан балалар. Үзем белгәннәргә өйрәтеп, халкыбызның телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга өлеш кертә алуыма бик шатмын», – ди Илсөяр Бәдретдинова.
Илсөяр ханым авылдашлары өчен даими рәвештә төрле чаралар оештыра, яшь буынны иҗади һәм мәдәни тормышка актив җәлеп итә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз